Казанда Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Россия Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Идел буе, Урал, төньяк-көнбатыш һәм Алтай халыкларының милли әдәбиятлары конференциясе үз эшен төгәлләде.
Ике көн эчендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге мәйданчыгы Татарстанның 30 язучысын һәм Россиянең 12 төбәгеннән 28 делегат – язучыларны, әдәбият белгечләрен, тәрҗемәчеләрне һәм милли әдәбият өлкәсендә эшләүче экспертларны берләштерде. Конференция һөнәри диалог, тәҗрибә уртаклашу, илебез халыклары әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән карарлар кабул итү мөһитында яшәде.
Конференция барышында өч тематик секция булды, анда милли әдәбиятларның актуаль торышы, әдәби тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, яшь авторлар һәм тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләләре, шулай ук конференциягә махсус әзерләнгән милли әдәбиятларның электрон альманахы турында фикер алыштылар. Иң мөһиме эшнең нәтиҗәсе булып уртак альманах бастырып чыгарыла.
Эшлекле программаның төп нәтиҗәсе актуаль проблемаларны тикшерү генә түгел, ә милли әдәбиятны үстерү буенча гамәли тәкъдимнәр эшләү булды. Катнашучылар әдәби процессны системалы анализлау, әдәби тәрҗемәне камилләштерү, әдәби тәнкыйть институтын үстерү, университетлар белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм профессиональ эксперт җәмгыятен формалаштыру кирәклеге турында сөйләделәр. Нәкъ менә шушы юнәлешләр проектның киләчәк эшенең нигезе була. Проект эше дәвам итә. Июль уртасында Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер һәм Байкал аръягы халыкларының милли әдәбиятлары онлайн-конференциясе була дип белдерде оештыручылар.
Алия Галиуллина, Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары.











