Бу Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Пилотсыз системалар гаскәрләре, контрактчыларны җыя торган иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
Иң сизелерлек яңалыкларның берсе – быелның 1 нче маеннан килешү төзүчеләргә, 10 миллион сумга кадәр кредит бурычлары бетерелә, әмма контракт вакыты бер елдан да ким булмаска тиеш. Бурычларны бетерү турындагы канун, контрактчыларның хатыннарына да кагыла. Татарстанда яшәүче 700дән артык кеше, 69 миллионлык бурыч йөкләмәләрен туктаткан инде.
Республикада махсус хәрби операция ветераннары өчен шактый күләмле ярдәм чаралары бар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының һәр гаиләсе диярлек, үз эшен үстерүгә 350 мең күләмендә ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук Һәр ветеранга бушлай уку һәм аннан соң эшкә урнашу хокукы бирелә. Ярдәмнең барлык чаралары турында социаль яклау бүлекләрендә яки дәүләт хезмәтләре порталында белергә була. Ә Оборона министрлыгы белән контракт төзүнең түләүләре, ташламалары һәм шартлары белән 8 800 222 59 00 телефон номеры буенча шалтыратып белешергә мөмкин.











