Киләсе атнада 8 нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шуд уңайдан Татарстанда 10 нчы июлгә кадәр «Гаилә атнасы» уза, якынча 700 чара уздыру планлашырыла.
Бүгенге көндә гаиләләр өчен 65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә.Шулар арасында яшь гаиләләр өчен Дәүләт торак программалары, балалы студент гаиләләренә ярдәм итү чаралары киңәйтелә. Гаилә атнасы кысаларында чаралар гражданлык хәлләре актын теркәү бүлекләрендә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә, ял итү паркларында оештырыла.











