Республикада гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум тәшкил итә. Конкурс 6 нчы мәртәбә уздырыла, барлык 45 муниципаль берәмлекнең дә катнашуы көтелә. Бәйгегә 21 юнәлеш буенча гариза бирергә була, ягни — социаль хезмәт күрсәтү , шәһәр халкының сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү.
Быел Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган проектларга аерым игтибар бирелә. Грантның максималь суммасы коммерцияле булмаган оешмалар өчен грант күләмне 3 миллион сумга кадәр, ярты ел элек теркәлгән оешмалар өчен 500 мең сум. Җиңүчеләр октябрь ахыры-ноябрь башында билгеле була.











