Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе, статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары Анна Цивилева фондның Татарстан филиалында булды.
Җәйнең беренче аенда Татарстанның балаларны савыктыру лагерьларында 95 меңнән артык бала ял итә алды.
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале быел 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узачак.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеменең 35 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашты.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында түгәрәк өстәл форматында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Быел газга тарифлар газга бәяләр 2026 елның 1 октябреннән арттырылачак.
Бүген Абхазия Республикасының башкаласы — Сухум шәһәрендә милли бәйрәм Сабантуй уздырыла.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сухумда узачак Сабантуйда катнашу өчен Абхазиягә килде.
Казанда Кремль яр буенда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөһим вакыйга — «Аграр фән көне – 2026» узды.
Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.










