Бу чыгарылышыбызда кешенең яшәү урынына бәйле хокуклары һәм бурычларына багышланган теманы дәвам иттерәбез. Даими белгечебез — Вячеслав Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында гражданнар процессуаль хокукы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, ТР атказанган юристы Әнәс Габдерәүф улы Нуриев. Ул бүген өйдә балаларны караучысыз калдыруга бәйле мәсьәләгә ачыклык кертер.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, безнең “Хокук һәм тәртип сагында” тапшыруының Вячеслав Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы белгечләре белән берлектә әзерләнүе турында сез хәбәрдар инде. Бүген тапшыруыбызда без әлеге уку йорты эшчәнлеге турында да мәгълүмат биреп китәргә уйладык. Юридик өлкәдә белемле булу–берәүгә дә комачау итми. Шуңа күрә без шундый эчтәлектәге тапшыруны башлап та җибәргән идек инде. Ә менә үз һөнәри юлын шушы юридик эшләргә, законнарга бәйләргә теләүчеләр махсус уку йортларына укырга керә. Республиканың күпсанлы юридик факультетлары булган мәгариф оешмалары бар, Вячеслав Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университеты алардан нинди яклары белән аерылып тора соң? Бу турыда без Казандагы филиал директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Илдус кызы Миңлебаева белән сөйләштек.










