Бу атна «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге берничә күләмле чараны кабул итте.
Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумында Россиянең 50 төбәгеннән һәм 33 чит илдән вәкилләр катнашты. Тармакның федераль масштабтагы төп чараларының берсе булган «Агроволга» халыкара күргәзмәсе гадәттәгечә зурлап уздырылды. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы һәм агробизнес өлкәсендәге өр-яңа казанышлар күрсәтелде. Шулай ук «Дрон Экспо» пилотсыз авиация системаларының халыкара күргәзмә-форумы узды, аның мәйданчыкларында инновацион технологияләр белән танышырга һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкин иде.










