Иртәнге чыгарылыш
Татарстан илкүләм проект максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча төбәкләр арасында икенче урында тора.
26-28 августка кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак.
Казанда су коену сезоны 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Быел 1 сентябрьгә Казанның 11 мәктәбендә ашханәләр капиталь төзекләндереләчәк.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов Саба районында булдылар. Кунаклар Олы Нырты авылында күп функцияле яңа мәдәният йортын ачу һәм табигый газга тоташтыру, «Эзмә» һәм «Шәмәрдән» газ бүлү станцияләре арасында газүткәргеч-боҗраны файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар.
Татарстан белгечләре шефлыкка алынган Рубежное шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме станциясенең төп корпусында ремонт ясыйлар. Җылылык, су, канализация һәм электр белән тәэмин итү системалары сүтелгән, эчке конструкцияләр чистартылган, яңа корылмаларга нигез салынган.
Татарстанда барлык фәннәр буенча Бердәм Дәүләт Имтиханнарының уртача баллары гомумроссия күрсәткечләренннән югарырак, ә әдәбият һәм химия фәннәренннән алар сигез баллга күбрәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.










