Бүгенге “Офыклар” тапшыруын һөнәр сайлау темасына багышларга булдык. Бу көннәрдә мәктәпне бетергән егет-кызларның һөнәр, уку йортын сайлаган чаклары. Шулай ук студентларның югары яки һөнәри белем үзләштереп эшкә урнашып йөргән вакыты. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәлә бик мөһим, шуңа күрә без бүген мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре өчен берникадәр мәгълүмат биреп китәрбез. Игътибар үзәгендә – аграр һәм ветеринария өлкәсенә булыр.










