Иртәнге чыгарылыш
Республика Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Ул гражданнарны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый бүлмәсендә кабул итте.
Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, кешеләрне алдау очраклары да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләде.
Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитетының элеккеге әгъзасы Николай Фроловның 95 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты. Сергей Чемезов дәүләт корпорациясенә керә торган предприятиеләрнең, шул исәптән “КамАЗ” акционерлык җәмгыятенең яңа проектларын тәкъдим итте.
Белоруссия башкаласы Минскийда “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм «БелАВТОМАЗ» холдингы идарәче компаниясе җитәкчесе Валерий Иванкевич киләчәк хезмәттәшлек
юнәлешләрен билгеләделәр.
Казан кооператив институтында «Минем остазларым» федераль проектының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.
Кичке чыгарылыш
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 22 июльдә була. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән республиканың ун закон проектын тикшерәчәк.
XIX нчы «Мунчәли укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе быел 1 августа узачак. Ул «Гореф‑гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» дигән темага багышлана .
Казанның элеккеге ЦУМ бинасында урнашкан уникаль осталык үзәге март ае башлында ачылган иде. Җәй башыннан бирле биредә 900 гә якын укучы булды.












