Казанда “Ислам – тынычлык һәм толерантлык дине” дип аталган IV Халыкара студентлар лагере үз эшен дәвам итә. Ун көн дәвамында Казан мәдәниятара диалог, көчләрне берләштерү һәм булачак дин әһелләре һәм гарәп теле белгечләре өчен тәҗрибә уртаклашу өчен төп мәйданчык булып тора.
Лагерьда 40тан артык кеше катнаша, алар – Россиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм БДБ илләреннән. Чит ил делегациясе биш илдән яшьләрне берләштерде. Россия яшьләрен Казанда илнең төрле почмакларыннан килгән укучылар тәкъдим итә. Катнашучылар арасында – Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты студентлары, шулай ук Дагыстан, Чечен Республикасы, Ингушетия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән делегатлар бар. Ун көн дәвамында катнашучылар өчен бай һәм күпкырлы программа әзерләнде. Белем бирүгә Ислам тарихы һәм әдәбе буенча лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм гарәп теленнән интенсив дәресләр керә. Шунысы мөһим, барлык дәресләр дә гарәп телендә уза, бу исә ислам югары уку йортлары студентларының аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Татарстанның бай мәдәни һәм дини традицияләре белән танышу, экскурсияләр һәм халыкара коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән команда активлыгы күздә тотыла. Проектны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Россия Ислам Институты һәм Татарстан мөфтияте оештыра.











