Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада, 22 июльдә, Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы була.
Татарстанда 28 июльгә кадәр «Каршы як полосасы» исемле профилактик чара үткәрелә.
Татарстанның дүрт көллияте киләсе елда урта һөнәри белем бирү кластерларын булдырачак.
Көндезге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Әңгәмә барышында резервчылар кыскача эшләнә торган проектлар турында сөйләделәр. Киләчәктә алар предприятиеләрдә, дәүләт хакимияте органнарында һәм муниципалитетларда белем ала, шулай ук стажировка үтә алачак.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Богородица монастыренда торгызылган Николай Тульский храмын 21 июльдә изгеләндерәчәк.
Агымдагы елның 1 августыннан физик затларның мөлкәт салымнары буенча салым белдерүләре Россия Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның шәхси кабинетларына автомат рәвештә килә башлаячак.












