22нче июль төнлә ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы була диелә халык сынамышларында.
Күзәтергә онытмагыз, хөрмәтле тамашачылар. Бүген явым-төшем көтелми дип белдерә синоптиклар. Һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелә, җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.











