25 нче июльдә күркәм гадәткә әверелгән авыл көне үткәрелә. Әхмәт авылында туып- үскән авылдашлар, якташлар, кунаклар барыгызны да онытылмаслык истәлек-хәтирәләр, кәефле мизгелләр көтә. Бәйрәмдә җирле артистлар, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый. Вадим Захаров, Фирзәр Мортазин , Рөстәм Насыйбуллин һәм Татьяна Ефремова — махсус кунаклар. Оештыручылар уеннарда катнашучыларга, берсеннән-берсе шәп призлар, мәйдан батырына кыйммәтле бүләк әзерләгән. Һәркемне шәхси рецепт буенча пешерелгән пылау белән дә сыйлыйлар. Әхмәт авылы бәйрәменә 25 нче июль көнне, көндезге сәгать икегә рәхим итегез!!!











