Күренекле галим-тюрколог, профессор Диләра ТУМАШЕВАны искә алу мәрасиме үтте.
Ул – милли тел белеме өлкәсендә үз мәктәбен булдырган галим, күренекле телче, үз тормышын бөек эшкә – татар теленең байлыгын өйрәнүгә һәм аны саклауга багышлаган шәхес,
татар диалектологиясе, морфологиясе һәм төрки телләр тарихы буенча классик хезмәтләр авторы. Сүзбез татар фәне дөньясында тирән эз калдырган бөек галимә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашеваның турфнда. Шушы көннәрдә татар җәмәгытченлеге аның тууына 100 ел тулу билгеләп үтте. Диләрә Тумашеваның фән дөньясындагы иң зур казанышы Себер татарларының телен системалы рәвештә фәнни өйрәнү була. Замандашлары, укучылары аның каберен зиярәт итте.











