Традиция буенча тәре йөреше иртәнге 7.30да Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары янында башланды. Йөреш Казан Богородица монастыренда тәмамланды. Быел Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Патриарх гыйбадәтләре 10.00 сәгатьтә Казан Богородица монастыре территориясендә урнашкан Никола Тульский храмында башланды.











