Иртәнге чыгарылыш
Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә үткәрелгән тәре йөрешендә җиде мең кеше катнашты. Традиция буенча тәре йөреше иртәнге 7 cәгать 30 минутта Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары яныннан башланды.
Казанның Тула Богородица ирләр монастыренең торгызылган Никола храмында чиркәүне изгеләндерү уңаеннан Патриарх гыйбадәтләре узды. Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл илаһи литургияне җитәкләде, бөек изгеләндерү чинын уздырды.
Республикада урак башланды. Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодай, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында көзге рапс, Чистай районында иртә өлгерә торган бәрәңге җыюга керештеләр.
Көндезге чыгарылыш
Россия ягулык базарындагы вәзгыять ил Хөкүмәте кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә акрынлап тотрыклылана башлады. Бу мәсьәлә буенча Россия Федерациясе вице-премьеры Александр Новак киңәшмә үткәрде.
Бу минутларда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышы дәвам итә. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән республиканың ун законы проектын һәм федераль бер закон проекты буенча фикер алыша. Егерме икенче утырышта шулай ук парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына йөз ел тулды. Казанның Яңа Татар зиратында Диләрә Тумашеваны искә алырга аның туганнары, якыннары, укучылары һәм хезмәттәшләре җыелды.










