Нәфисә Сабирҗанова гомерен татар мәдәниятен үстерүгә, туган телне һәм халык традицияләрен саклауга багышлады. Ул тарихка, мәдәнияткә һәм төбәкнең танылган кешеләренә багышланган «Җомга» тапшыруының авторы иде. Аның музыкага салынган шигырьләре танылган башкаручылар репертуарына кереп, тыңлаучылар арасында киң танылу алды. Нәфисә Сабирҗанова — шагыйрә, тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы иде. Безнең телерадиокомпания дә мәрхумәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.











