Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең, «Зәкят» хәйрия фонды, ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемләнгән республика акциясендә катнашырга чакыра. Әлеге Акция Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләренә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Балалар өчен мәктәп өчен кирәк-яраклар, букчалар, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар туплана. Тулырак мәгълүмат белән зәкят хәйрия фонды сайтында танышырга була.











