Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык, салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.
Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» халыкара этнофестивале башланды. Чара беренче тапкыр уникаль осталык үзәгендә -элеккеге ЦУМ бинасында уза.
Татарстан китап нәшрияты үзенең 107 еллыгын билгеләп үтте. Гасырлар буена ул беренче татар әлифбаларын кулдан ясаудан алып, бөтен дөнья буенча укучылар өчен аңлаешлы катлаулы мультимедиа проектлары булдыруга кадәр юл үткән.










