Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык, салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.
Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» халыкара этнофестивале башланды. Чара беренче тапкыр уникаль осталык үзәгендә -элеккеге ЦУМ бинасында уза.
Татарстан китап нәшрияты үзенең 107 еллыгын билгеләп үтте. Гасырлар буена ул беренче татар әлифбаларын кулдан ясаудан алып, бөтен дөнья буенча укучылар өчен аңлаешлы катлаулы мультимедиа проектлары булдыруга кадәр юл үткән.
Көндезге чыгарылыш

Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Казан марина» туристлык территориясе проектын
гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда
ел әйләнәсе курорт проектын гамәлгә ашыру буенча
кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, тәэмин итә торган инфраструктура төзелеше һәм
курорт объектларын торгызу буенча бурычлар турында фикер алыштылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Почтасының генераль
директоры Михаил Волков белән очрашты. Алар
узган ел Россия Почтасы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә документны имзалады
Быел республикада махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда
тугыз кеше батып үлгән. Бу хакта
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү
комиссиясе утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы
Баш идарәсенең территория органы җитәкчесе урынбасары – Кече суднолар буенча
баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Казан марина» туристлык территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда ел әйләнәсе курорт проектын гамәлгә ашыру буенча кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, тәэмин итә торган инфраструктура төзелеше һәм курорт объектларын торгызу буенча бурычлар турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Алар узган ел Россия Почтасы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә документны имзалады
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте «Энергетика машина төзелеше» комитеты составына керде. Әлеге берләшмәдә катнашу компаниягә тармак предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, уртак проектларда катнашу мөмкинлеген бирә.