«Геройлар янәшә» әдәби конкурсы гаризалар кабул итүен якын арада төгәлли. Исегезгә төшерәбез, эшләр 1нче августка кадәр кабул ителә.
Ә «Роман» номинациясе буенча 15нче октябрьгә кадәр әсәрләрне җибәрергә мөмкин. Оештыручылар әлеге конкурска килгән әсәрәр киләчәктә татар әдәбиятының алтын фондын тулыландырыр дип белдерә. Язучылар элек-электән үз сүзен әйтеп килгән, бүген дә моңа ихтыяҗ бар. Тулы фикерле, тирән мәгънәле әсәрләрне көтеп кала жюри әгъзалары.











