Шушы көннәрдә рәссам манументалист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамиль Нигъмәтнең тууына 75 яшь тулу уңаеннан Тукай музеенда аның иҗат җимешләре — картиналарыннан торган күргәзмә ачылды.
Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул һәрвакыт табигатьне һәм кешене тирәнтен өйрәнүгә, кирәкле шартны һәм чынбарлыкны чагылдырырга атлыга.
Рәссам үзенең иҗади омтылышларын милли тарих үзәгенә, узган һәм хәзерге заманга юнәлтә, ул төрле темаларда чагылган. Үз осталыгын ул яшь буынга – улына өйрәтеп калдыра
Монументаль язма — рәссамның иҗади эшчәнлегенең тагын бер ягы, табигатьнең бер өлешен кабатлау түгел, ә кичерү, фикерләү.
Алия Галиуллина, Гөлнара Муллахмәтова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.











