Кукмара районы, Мәчкәрә авылында «Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә Кукмара районыннан гына түгел, башка районнардан да 100дән артык кунак җыелды. Конференция Мәчкәрә авылының беренче Җәмигъ мәчетендә юктан гына уздырылмый. Ул — республикадагы иң борынгы кирпеч мәчетләрнең берсе.











