Ул 5 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда документлар балалары беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан кабул ителә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин. Татарстсан бу яктан алдынгылар рәтендә, республикада яшәүчеләрнең 70 процентка якыны шушы ысулны сайлаган.











