Иртәнге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Сабантуй бәйрәмендә булды.
Укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә һәм педагогик эшчәнлек өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән указга кул куелды.
Татарстанда яшәүче 43 меңнән артык кеше быел беренче тапкыр Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак.
Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителде.
Кичке чыгарылыш
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 73 проценты үтәлгән, 2 млн 320 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гомуми күләме 150 тоннадан артык булган тугыз гуманитар ярдәм фурасы китерелгән.
Казан мэриясендә «Үзгәрешләр командасы» проектының икенче сезоны башлана.












