Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2026 елның 19-26 июлендә борынгы Болгар шәһәрендәге узачак 21нче Мөселман яшьләре Форумы уза. Форумны ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Биредә 18яшьтән алып 35 яшькә кадәр егет — кызлар катнаша ала. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кунак көтелә. Яшьләр үз идеяләрен тәкъдир итә һәм аларны гамәлгә ашыруга ресурс ярдәме ала. Катнашу өчен җәмгыятьнең актуаль проблемаларын хәл итүгә, мөселман җәмгыятен үстерүгә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проект идеясен әзерләргә кирәк.
Иң яхшы проектларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати, консультацион һәм башка ярдәм чаралары бирелә. Укыту чараларыннан тыш танылган дин белгечләреннән лекцияләр, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала. Шунысы игътибарга лаек, форумда катнашучыларның күп кенә проектлары уңышлы тормышка ашырыла.











