Милләтләр тарихи, мәдәни үзенчәлекләре, теле, гореф-гадәтләре сакланганда гына, яши ала. Тагын милләтне таныта торган кызлары-уллары булуы да мөһим әле. “Күркәм эшләр эзеннән” тапшыруында бүген сезне күренекле замандашыбыз – Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев белән очрашу көтә. Ул үзенең балачак хатирәләре һәм сәнгатькә, бүгенге вәгыятькә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты.











