Ишегалды уеннары, авылларда лагерьлар, паркларда гаилә өмәләре, бию кичәләре… Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 1нче июньнән «Татарстанда җәй» программасы старт алды.
Чаралар җәй буе дәвам итеп, сентябрьне дә үз эченә ала. Бу вакытны саф һавада файдалы һәм кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге. Республика шәһәрләрендәге паркларда һәм җәмәгать урыннарында көн саен «Татарстанда җәй» проекты кысаларында спорт, иҗади чаралар, остаханләләр уза. Проект кысаларында 5 меңнән артык чара узган инде. Татарстанда халыкның үзара аралашып яшәвенә зур игътибар бирелә, чөнки аралашып, кеше үсә, алга таба атлый. Чаралар төрле юнәлештә уза – 10ар мең кеше җыя торган зур концертлар да, кинолар да күрсәтелә, ярминкәләр дә оештырыла.












