Казан мэриясенең җәйге милли проектлары дәвам итә. Алар арсында Җырлы сишәмбе, Хәрәкәттә-бәрәкәт бию проекты. Быел 6нчы тапкыр оештырылучы проект яңа урында — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (яңа бина) каршындагы мәйданда оештырылып килә.
Узган атнада һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле очрашу кичектерелде. Бу атнада 23нче июль көнне 18.00 сәгатьтә Камал театры бинасы артында урнашкан амфитеатрда оештыручылар барлык бию сәнгатен сөючеләрне көтеп кала. Җәй азагына кадәр татар халык уеннарына һәм биюләренә багышланган дәресләр уздырыла. Җырлы-биюле уеннарда катнашырга яки тамаша кылырга теләүчеләрне көтеп калалар. Катнашучыларны татар халык биюләре буенча мастер-класслары көтә. Бию батлларында җиңүчеләр автомат рәвештә август ахырында узасы «Бию көрәше» бәйгесенең финалистлары була. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.












