Татарстанда 18 гасыр мәчете төзекләндерелә. Киләсе елда Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты традицион рәвештә төзекләндерүдән соң ике гыйбадәтханә ачачак.
Алар Кукмара районының Әсән-Елга авылы мәчете һәм Буа районының Олы Фролово авылы чиркәве була. Ике объект та агач төзелеш сәнгате объектлары булып тора. Олы Фролово авылындагы чиркәү – республикада 1780 елларда төзелгән иң борынгы һәм иң зур агач гыйбадәтханәләрнең берсе. Әсән-Елга авылындагы мәчет, борынгы сакланып калган агач мәчетләрнең берсе, 1742 елда төзелгән. Чиркәүне реставрацияләү эшләре яз көне башланган, мәчеттә июнь аенда.











