Республикада урып-җыю эшләре дәвам итә. Уңыш зарланырлык түгел дип белдерә игенчеләр.
Татарстанның 35 районында — көзге бодай, 6 районында көзге рапс суктыруга керешкәннәр. 20 мең гектардан артык бөртекле һәм 3 мең гектар майлы культуралар суктырылган. Бөртеклеләрдән уртача уңыш — 44 ц/ га, рапстан – 20 ц/га. Республика буенча көзге рапс мәйданнары 32 мең гектар, бу узган елга караганда 2 мәртәбә күбрәк, быел чәчү планы 60 мең гектардан артык.
Республика өчен әлеге культура яңа. Уңдырышлылык сабанныкына караганда бер ярым-ике мәртәбә югарырак һәм иртә урып-җыю исәбенә урып-җыюга финанс ресурсларын тулыландырырга мөмкинлек бирә. Республика хуҗалыкларында 411 ашлык киптерү җайланмасы бар, шуларның 119ы дизель ягулыгы куллана. Берьюлы 2,5 млн. тонна ашлык саклаучы 39 элеватор бар. Ашлыкның былтырдан калганы элеваторларда һәм икмәк кабул итү пунктларында 545 мең тонна. Бүгенгә планнан 317 мең тонна печән, 99% сенаж әзерләнгән, 1 млн 899 мең тонна сенаж — куллануның 59%ы. Күпьеллык үләннәрнең 2 нче чабымын 26 район хуҗалыклары җыя. 41 мең га мәйданда чаптырылган. Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләре берьеллык үләннәр һәм катнаш терлек азыгы җыя. 34 муниципаль районда 40 мең га мәйданда чаптырылган. Бу планның 40%ын тәшкил итә.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары.












