Республика аграрийлары кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланамы?Республика кырларында кызу урак өсте. Комбайнчылар алдында уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Әйтик, Зәй раойнының “Восток” агрофирмасында да уртак максатка йөз тотып эшлиләр. Биредә гектарыннан 50 центнердан артык уңыш чыга. Зәй районы кырларыннан Адилә Борһанова репортажы.
“Восток” агрофирмасының Сармаш бүлекчәсе басуы. Күкрәп утырган көзге бодай кырларының тәүге мәйданнарын суктыралар. Берьюлы 5 комбайн эшли. Һава торышы быел игенчеләрне шактый сынады, шуңа да карамастан, уңыш яхшы дип сөенәләр.
Игенченең һәр минуты исәптә, техникалар туктап тормый. Раушан Гыйниятуллиниртә язда чәчүдә катнаша, хәзер исә хезмәтенең нәтиҗәсен күрә.
30 еллык хезмәт стажы булган Дамир Шәйгарданов да уракка төшүне түземсезлек белән көткән механизаторларның берсе.
Сары гәрәбәдәй бөртекләр комбайн бункерыннан машина арбасына ага. Игенченең ел буена көтеп ала торган, иң куанычлы мизгелләре бу.
Икмәкне КамАЗ машиналары Зәй элеваторына ташый. Машина йөртүчеләрнең, комбайнчыларның максатлары уртак. Уңышны яңгырларга кадәр югалтуларсыз җыеп алырга исәпләре.












