Яңа уку елы башланырга да бер айдан кимрәк вакыт калып бара. һәр әти-әни алдында, баласын мәктәпкә җыеп җибәрү мәсәләсе килеп баса. Кибет-базарларда киштәләр мәктәп кирәк-яраклары белән тулды. Мәктәп формаларының да ниндие генә юк.
Узган ел исәпләүләр буенча 1 сентябрьгә баланы әзерләү уртача 15 меңнән 20 мең сумга кадәр булган. Быел исә, малайлар өчен күлмәкләр бәясе әллә ни кыйммәтләнмәгән. Меңнән алып ике мең сумга кадәр. Ә менә кызлар өчен кием 2 тапкырга арткан. Канцелярия товарлары, букчалар, аяк киеме һәм спорт формасы шактый кыйммәтләнгән. Беренче сентябрьгә укытучы өчен чәчәк бәйләме дә әзерләргә кирәк. Узган ел белән чагыштырганда бәяләр үзгәрешсез калды. Чәчәк бәясе уртача 2 мең сумга төшә. Барлык исәпләүләр буенча баланы мәктәпкә җыю быел татарстанлылыр өчен 20 меңнән алып — 30 мең сумга кадәр була.












