Татарстанда республиканың Мактау тактасы булдырылды, анда төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләре турында мәгълүмат урын алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте.
Мактау тактасын булдыруда республиканың 5 меңгә якын зур һәм кече предприятиесе катнашкан. Алар 15 мең хезмәткәрне бүләкләргә тәкъдим итте.
«Кандидатлар арасында атказанган ветераннар, тәҗрибәле белгечләр һәм махсус хәрби операция геройлары», – дип искәртте Миңнеханов.
Лауреатлар турындагы мәгълүмат цифрлы платформада урнаштырылачак.












