Республикада җын җәйге, эссе һава торышы саклана. Бу атна дәвамында синоптиклар һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелә, дип фаразлый. Бүген 5 нче августта явым — төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 10 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 28 градус җылы. Белгечләр эссене җиңел кичерү өчен күбрәк су һәм яшел чәй эчәргә, җиләк-җимеш, яшелчә ашарга киңәш итә.












