Иртәнге чыгарылыш
Быелның алты аенда республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә 227 бала зыян күргән, алты баланың гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.
Агымдагы елда су коену сезонында Татарстанда 28 кеше батып үлгән. Брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе бүлек җитәкчесе Регина Гаязованың әйтүенчә, ел башыннан Татарстанның су объектларында 41 кешенең гомере өзелгән.
Киләсе шимбә көнне, 8 августта Бөтенроссия физкультурачылар көнендә Казанның «Урам» экстрим-паркында спорт көне узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 30дан артык спорт мәйданчыгында 12 спорт төре буенча мастер-класслар, ярышлар,, танылган спортчылар белән очрашулар үткәрелә.
Көндезге чыгарылыш
“КамАЗ” быелның 6 аенда лизингка 3 мең 735 автомобиль саткан. Бу узган елның шул ук
чоры белән чагыштырганда 12,8 процентка күбрәк.
Арча педагогика көллияте тарафыннан оештырылган «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы ачылды. Быелгы сменада Россиянең 12 төбәгеннән килгән 176 бала 18 көн дәвамында ял итәчәк, алар татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнәчәк.
15 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Алма Спасы» фестивале узачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстанда республиканың электрон Мактау тактасы булдырылды, анда төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләре турында мәгълүмат урын алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте
Татарстанда быел 1 мең 727 гектар мәйданда урманнар яңартылган. Шуларның 1 мең 135 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты нигезендә үтәлгән
15 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Алма Спасы» фестивале узачак.
Татарстанда республиканың электрон Мактау тактасы булдырылды, анда төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләре турында мәгълүмат урын алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте
“Яшел Үзән” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны Түбән Кама районындагы яңа мәйданчык хисабына киңәйтәчәкләр. Территорияне махсус икьтисадый зонага кертү
турында өстәмә килешү имзаланган инде.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдә «Россия сыйфат системасы» оешмасы
җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты












