Яшел Үзән районында керәшен балалары өчен «Айбагыр» сменасы эшли. Быел аның үзенчәлекләре нинди?
«Айбагыр» — гади ял лагере гына түгел. Анда балалар 18 көн дәвамында тулысынча «керәшен дөньясы»нда яши: төрле мастер-классларда булалар, йолаларыбызны, фольклорны өйрәнә ди Людмила Белоусова.Аны биредә Айбагыр семнасының әнисе дип йөртәләр .
Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры
«Айбагыр» этносменаның — быел 15 еллыгы. Юбилейны бергәләп билгеләп үтәргә зур кунаклар да килгән. Балалар иң әүвәл аларга лагерь турында сөйләп, сменаның көндәлек тәртибе белән таныштырды.
15 еллыкка — 15 миләшле «Айбагыр» аллеясе да утыртылды.
Быелгы смена — Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Айбагырда элек әйдаман, педагог-оештыручы, координатор булып эшләгән яшьләр дә бәйрәмдә катнашты.
Керәшен мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен активистларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Һәр бәйрәмдәгечә лагерьнең юбилей тантанасы , керәшен гимнына әйләнгән «Безнең ил» җыруы белән тәмамланды.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











