25 июньнән бирле республика күләмендә “Күрше” фестивале кысасында 196 чара узды. 13 сентябрьгә кадәр тагын 200 дән артык чара үткәрелер дип көтелә.
Шулай ук быел «Күрше» фестивале кысасында Татарстанда яңа «Күрше Мирас» махсус проекты эшләтеп җибәрелде. Аның юнәлеше буенча – 280 проект кабул ителде. Нәтиҗәдә 60 җиңүче ачыкланды. Алар арасында эшмәкәрләр үзмәшгульләр , коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль учреждениеләр бар.











