Яңа куелышлар, яңа исемнәр һәм яңа режиссерлык карашлары. Театрның планнары турында тулырак алдагы язмада.
Быел Камал театры коллективын бай гастрольләр көтә. Сентябрь аенда артистлар Мәскәүгә бара, аннары Татарстанның төрле шәһәрләрендә чыгыш ясаячак, моннан тыш, Яңа елга кадәр Беларусьта фестивальне яуларга планлаштыралар. Ә шәһәр халкын һәм кунакларны яңа куелышлар белән сөендерергә ниятлиләр.
Яңа сезонда театр коллективы Татарстанның беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев турында да театраль күренеш әзерли. Әмма спектакльнең нечкәлекләре әлегә сер булып кала.











