Казанда «Татарстанның Яшел аптекасы» китабын тәкъдир итү булды. Басма федераль грант ярдәмендә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әзерләп чыгарылган.
Китап республика территориясендә үсә торган дару үсемлекләренең белешмәлегеннән гыйбарәт. Анда 121 үсемлек тасвирланган, рәсемнәре бирелгән. Төзүчеләр рецептлар кертүдән баш тарткан: үләннәр куллану турында карар табиб белән киңәшләшкәннән соң кабул ителергә тиеш. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова билгеләп үткәнчә, бу Татарстанда дару үләннәре турында ике телдә чыгарылган бердәнбер китап.
Чарада катнашучылар махсус кунаклар-экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.











