Мәктәп укучыларының җәйге каникулы дәвам итә. Республикада мәктәп яны лагерьларында да, шәһәр читендәге ял базаларында да сменалар үз эшен дәвам итә. Мәсәлән, «Алдынгылар хәрәкәте» быел 192 профильле тематик смена оештыра, 5се – республикакүләм, калганнары – муниципаль сменалар. 38 стационар лагерь, 8 чатыр лагере, калганнары – мәктәп яны лагерьлары. Барлыгы 13 мең бала ял итәр, дип ниятләнә. «Алдынгылар: төп әйберләр турында сөйлә» сменасында СММ, видео, монтаж серләренә өйрәнү, «Алдынгылар: иҗат ит һәм рухландыр!» иҗади сменасында вокал, хореография, ораторлык сәләтенә өйрәтәчәкләр. «Илне ач!» сменасында патриотик, спорт юнәлешләре эшли. Балалар өчен ял итү программасы август азагына кадәр каралган.











