Бер гектардан 40 центнер- бу Республикада бөртеклеләрнең уртача уңышы. Ә иң күп уңыш кайсы районда?
Бер гектардан 40 центнер — бу Республикада бөртеклеләрнең уртача уңышы. Урып-җыюның эшен явым-төшемнәр шактый киметте. Әмма Татарстан игенчеләре бирешергә җыенмый. Әйтик, Алексеевск районында комбайнчыларга аерым игътибар бирелә. Бу сезонда Алексеевск игенчеләренә 40 мең гектардан артык суктырасы бар. Уракны зур булмаган фермер хуҗалыклары да, эре агрохолдинглар да алып бара. Менә бер бүлекчәдә арпа җыялар. Аны киптерергә ярамый-бу киләсе ел уңышы өчен орлык материалы.
Ә «Алга » хуҗалыгында Сабан арпасын җыю башланды. Монда да урып-җыю мәйданы аз түгел. 11 мең гектарга якын. Игенчеләр белән бергә яшьләр дә эшли. Яхшы икмәк-ул заманча техника гына түгел, һава торышы һәм барлык агротехнологияләрне үтәү. Механизаторларның рухы мөһим. Традиция буенча, төшке аш вакытында урып-җыюга Алексеевск мәдәният йорты артистлары үзләренең җыр иҗаты белән дәртләндерер өчен берничә тапкыр киләләр.
Бу районда игенчеләр арасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»18 нче республика конкурсында финалга чыгуга дәгъва итүчеләр бар. Әлеге конкурс «Татарстан» ДТРК, респбулика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан аграр университеты белән бергә үткәрелә.











