«Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Финалда катнашучылар татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар тәкъдим иткән иде.Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Яшьләрнең тәкъдимнәренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бәйгедә пластик спектакль, әдәби импровизация, татар җыр сәнгате турында лекцияләр циклы, акустик кичәләр, татар телен өйрәнү мәйданчыгы кебек кызыклы төрдәге проектлар тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен бирелә торган грант- төп бүләк . Бәйгенең гомуми приз фонды 4 миллион сум дип бәяләнә.12 проект жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынды, шуларның дүртесе – Идел буе халыкларының телләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эшләр.
Һәр җиңүчегә үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен грант тапшырылды. Тантаналы бүләкләү чарасында Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
Гүзәл Сәгыйтова быел «Үз телем» проектына биш ел булуын билгеләп үтте. Әлеге бәйге Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган.
Бәйгедә татар телен өйрәнүче Казан яшьләре белән бергә, Татарстан Республикасы башкаласында даими яшәүче Идел буе халыклары – чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар да катнашкан.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова,Татарстан яңалыклары.











