Иртәнге чыгарылыш
Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Түбән Камада җитештерү һәм гражданлык обьектларына һөҗүм ясалды. 13 кешенең гомере өзелде, 75 кеше зыян күрде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә
Татарстан Рәисе Указы белән 10 августта республикада Матәм көне игьлан ителде
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханының барлык фәннәре буенча нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булып чыкты. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде
Көндезге чыгарылыш
Татарстан пилотсыз автобусларны куллануны сынап карый башлаячак төбәкләр арасына керергә мөмкин. Бу хакта Улан-Удэда җәмәгать
транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы
Президиумы утырышында Россия транспорт министры Евгений Никитин белдерде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә журналистлар өчен брифинг узды. Татарстан медиа вәкилләре сорауларына республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде
Түбән Камада 15 августка планлаштырылган шәһәр юбилеена багышланган бәйрәм чаралары кичектерелде. Аны соңрак башка форматта үткәрәчәкләр
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика халкы адресына Түбән Камадагы фаҗига сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Республика Рәисенә илнең 40 тан артык төбәге җитәкчеләре, чит ил илчеләре, Мисыр, Абхазия Президентлары, Бахрейн Короле теләктәшлек белдерде
Татарстан һәм Кытай 10 елда товар әйләнешен 12 тапкырдан артыкка – 3 миллиард 350 миллион сумга кадәр арттырган. Бу саннар Татарстан Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына багышланган брифингта әйтелде.
Татарстаннан биш проект «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» XI Бөтенроссия форумында конкурста җиңүче булды. Республика яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 475 милион сумнан күбрәк акча алачак.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан
Рәисе кадрлар резервы вәкилләре белән очрашты. Анда «Телеком Интеграция» компаниясенең акыллы бизнес-чаралар департаменты директоры Дмитрий Дроздиков сәнәгать чараларын
унификацияләү өчен цифрлы платформа проектын тәкъдир итте
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 11 августтан 23 августка
кадәр XIII Болгар халыкара археология мәктәбе чаралары уза. Чараның пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты












