15 нче августта, Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» дип исемләнгән фестиваль уза. Шәл бәйләү осталарын берләштерә торган әлеге чара, быел да, Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр оештырыла. Шәл бәйләү – халкыбызның борынгы һөнәрләренең берсе. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел чарада «Бистә ярминкәсе», төрле мастер-класслар, «Иң үзенчәлекле шәл», дип исемләнгән бәйгеләр дә узыр дип көтелә. Шулай ук, шәл бәйләргә өйрәнергә теләүчеләр өчен дә мәйданчыклар эшләячәк. Чараның тагын бер яңалыгы – биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан аерым мәйданчык булдырыла. Анда токмач кисәргә, үлән чәйләрен тутыру эшләрендә катнашырга мөмкин.











