“Печән базары” фестивале быел да гадәттәгечә август ахырында уза. Кабан күле яры һәм Иске Татар бистәсендә оештырыла.
Печән базары татарларның очрашу урыны әверелде. Быел татар театры темасына басым ясала. Бу аңлашыла да татар театрына быел 120 ел тула. Биредә үзебездә җитештергән товарларның ярминкәсе: Татар орнаменты төшерелгән кием-салым һәм аксессуарлар, керамика, бизәнү әйберләре, интерьер әйберләре, табигый косметика тәкъдим ителә. Тарихчылар, сәнгать белгечләре, архитекторлар һәм интерьер дизайнерлары чыгышлары, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән. Балалар, өлкәннәр өчен традицион һәм заманча һөнәрләр буенча остаханәләр. Тере музыка белән концерт программасы. Чәй тантанасы, фотозона эшләр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез фестиваль беренче тапкыр 2013нче елда уздырылды.
«Печән базары» – күпләр өчен көтеп алынган бәйрәм, милли әйберләр сатып алырга форсат, дуслар белән очрашу урыны. Аны күпмедер дәрәҗәдә Сабан туе белән дә чагыштырып буладыр.
«Чәйсез татар – татар түгел» диләр, шуңа күрә кунакларга килеп керүгә төрледән-төрле чәйләр тәкъдим ителгән иде. Иртәдән кичкә кадәр самавырлар кайнап, чәйләр кара янып, мәтрүшкәләр пешеп торды. Кунакларны бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри ысулы буенча пешергән чәй белән дә сыйладылар.
Чәй – татарлар өчен көн дә очрый торган гадәт. Көненә берничә мәртәбә чәй эчәбез. Татарларны өйрәнгән немец галиме Карл Фукс үзенең хезмәтендә «татарлар көненә 25 чынаяк чәй эчә» дип язган.











