Кукмара районының Зур Сәрдек авылы районда гына түгел, республикабызда билгеле. Бердәм, тырыш халкы төрледән-төрле чаралар , шул исәптән спорт ярышлары да уздыра. Шуларның берсендә хәбәрчеләрез дә катнашты.
Бай тарихлы салада берничә ел рәттән Зур сәрлдек авылы кубогына футбол ярышлары уздлырыла.Аның төп үзенчәлеге шунда барысы да авыл халкы көче белән оештырылуда. Бүләкләр дә алынган. Кубоклар да бирлә. Җыелган халыкны сыйларга самавырлар да җырлап утыра.
Балаларга үрнәк күрсәтү мәйданчыгы Элек мәктәп янында уздырылган. Быел , элеккеге Сабан туен мәйданын җайлаганнар. Турнирда алты команда катнаша ди грурлануын яшермичә спортка гашыйк һәм дә туган төбәк киләчәген кайгыртучы Ришат Зарипов.
Әлбәттә Ришат хаклы . Яшьләргә хоккей, футбол мәйданчыгы да кирәк. Авылда меңгә якын кеше яши. Җитмәсә бу авыл егетләре кайсы гына спорт чарасында катнашсалар да беренче урында. Бу юктан гына түгел. Әлеге авыл мәгърифәтле төбәк. 1912 елда ук беренче биредә рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөгаллиме – Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй була. Шулай ук габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның да туган авылы. Шушындый данлыклы авылда спорт корылмалары булу зарур. Өстәвенә ихтыяҗ да зур.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары.











