Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Көньяк Осетия Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Марат Камболов белән очрашты
Электрон мактау тактасында Татарстанның 47 журналистының исемнәре урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде
Түбән Камада Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның XI Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 113 миллион сумга якын акча бирелә
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалының әзерлеген карады. Бүгенге көндә объектта җиһазлар монтажлана, инженерлык челтәрләре тоташтырыла
Яшел Үзән районыннан махсус хәрби операция
уздыру зонасына Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рүзилә Тимергалиева ярдәме
белән җыелган гуманитар йөкне озаттылар
Киләсе шимбәдә, 15 августта Иннополиста беренче тапкыр Геройлар ярышы узачак. Анда катнашу өчен
4 меңнән артык кеше теләк белдергән
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты. Башта ул “Следопыт” балаларны савыктыру лагеры һәм «Смеем мечтать!» гаилә мәктәбе эшчәнлеге белән танышты
Киләсе шимбәдә, 15 августта Иннополиста беренче тапкыр Геройлар ярышы узачак. Анда катнашу өчен 4 меңнән артык кеше теләк белдергән
15 августта «Зөя калкулыгы» тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Халыкара тарихи техника фестивалендә ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар узышын күреп булачак












