Быел 66 ил кинематографистлары конкурста катнашу теләген белдергән. Сайлап алу комиссиясе тарафыннан төрле жанрдагы 1030 фильм кабул ителгән. «Алтын мөнбәр» кинофестивале тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней һәм Того илләреннән гаризалар килгән. «Тулы метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә Россиядән (Татарстан Республикасы) Чаллы кызы Софья Чигированың «Моң» фильмы тәкъдим ителә. Бу яшь режиссерның Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының 50 мең сум грантын отып төшерелгән дебют фильмы. «Кыска метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә Татарстанны Булат Минкин белән Вадим Крючковның «Җен» фильмы тәкъдим итә. «Документаль фильмнар» арасында да Татарстан фильмы бар: Алексей Барыкинның «Голоса из колыбели» кинокартинасы. «Анимацион фильмнар» номинациясендә Сергей Киатровның «Мой пёс» мультфильмы тәкъдим ителә. Бу Муса Җәлилнең «Маэмай» шигыре нигезендә эшләнгән мультфильм. Милли конкурска килгәндә, 14 фильм арасында Булат Минкинның икенче кыска метражлы фильмы — «Әлли-бәлли», Илдар Ягъфәровның «Әлифба»сы, Рәдиф Кашаповның «Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы» документаль фильмы бар. Кинофестиваль 4нче сентябрьдән – 8нә кадәр була.











